Яңа коронавирус инфекция пандемиясе вакытында чикләү чаралары бу чорда кайбер инфекцияләр, шул исәптән, кызамык һәм бума ютәл буенча эпидемия процессының активлыгын күпмедер дәрәҗәдә киметүгә китерде.
2023 елдан, чикләүләрне бетергәннән соң, РФдә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, кызамык һәм бума ютәл белән авыручыларның чираттагы циклик күтәрелеше күзәтелә. Мондый күтәрелешләр һәр 4-6 ел саен күзәтелә һәм әлеге инфекцияләргә иммунитеты булмаган кешеләрнең пулы туплануы белән бәйле.
Бүгенге көндә кызамык һәм бума ютәл буенча эпидемиологик хәл контрольдә тотыла. РФнең кайбер төбәкләрендә кызамык белән авыру үсеше башлыча прививка ясамаган гражданнар, шул исәптән якын чит илләрдән килгәннәр исәбенә билгеләнгән. Кызамык белән авыруның күпләп очраклары ел дәвамында чегән халкы һәм прививкалардан баш тарткан дини җәмгыятьләр арасында күзәтелгән.
Россия кулланучылар күзәтчелеге белгечләре тарафыннан эпидемия күтәрелешен киметү өчен шәхси гигиена кагыйдәләре һәм профилактикасы буенча адреслы мәгълүмати-аңлату эшләре алып барыла. Кызамыкка шик белдерелгән очракта кичекмәстән эпидемиологик тикшерү уздырыла, ә авыруны раслаган очракта - санитар-эпидемиягә каршы чараларның тулы комплексы уздырыла. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә авырулар санының 94%тан артыгы үз вакытында локальләштерелгән һәм алга таба таралмаган. Моннан тыш, илнең барлык төбәкләрендә 2023 елның апреленнән башлап, чистарту иммунизациясе - прививка ясатмаган һәм кызамык белән авырмаган, шулай ук бер тапкыр прививка ясалган балалар һәм өлкәннәрне вакцинацияләү үткәрелә. Бу чара кызамыкка каршы коллектив иммунитетны ныгытырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә агымдагы кампания барышында иммунизацияләнергә тиешле кешеләрнең 77,8% ы прививка ясаткан.
Бума ютәл белән нигездә балалар, шул исәптән прививка ясамаган балалар, шулай ук иммунитеты беткән мәктәп укучылары авырый. Бума ютәлне профилактикалау максатларында, Роспотребнадзор белгечләре илнең барлык төбәкләрендә вакцинация кирәклеге турында халык белән мәгълүмати эш алып бара. Бума ютәлгә каршы прививкалар тормышның беренче елларындагы балаларга үткәрелә һәм аларны бу инфекциядән сакларга мөмкинлек бирә.
Шул рәвешле, ел ахырына эпидемиягә каршы күрелә торган чаралар нәтиҗәсендә РФдә йогышлы авырулар белән авыручыларның кимүенә тотрыклы тенденция күзәтелә.