Татарстанда буран көтелә

2023 елның 15 декабре, җомга

Иртәгә, 16 декабрьдә, Татарстанда яңадан һава шартларының начараюы көтелә - бу юлы Россиянең үзәк районнарыннан күчерелүче циклон килү сәбәпле. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә. Шимбә төнлә һәм көндез республика территориясендә (шул исәптән иртән һәм көндез - Казанда) буран көтелә, күз күреме 1-2 километрга начарлана. Төбәк юлларында кар көртләре барлыкка килә, дип билгелиләр метеорологлар.

Фото: ачык чыганаклардан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International