Чишмә юлыннан башланган тормыш ...

2013 елның 20 сентябре, җомга

Яңа Бүләк авылында Россиянең һәм Татарстанның  Халык аристы, якташыбыз Илһам Шакиров  һәм күп кенә кунаклар катнашында  чишмә ачу тантанасы булды.Чишмә ачу тантанасында иң истәлекле мизгеле-  яшь парларның язылышу тантанасы булгандыр. Бу көнне Мусабай завод авыл егете Зарипов Илнар белән Чаллы кызы Регина   чишмә юлыннан тормышларын башладылар. Аларның уй-теләкләре :““Илһам чишмесе” нең суы гел челтерәп торсын,  тәмле булсын,еракларга таралган якташлары,авылдашлары аның суын эчеп хушлансын-сихәтләнсен-илһам алсын, чишмәсе саекмасын ,Чишмә юлы саклансын!” . Бу гаиләгә матур теләкләрне  шулай ук Тукай районы Башкарма комитеты   ГХАТ бүлеге  мөдире Эльвира Мостафина, Илһам ага үзе, муниципаль район башлыгы Василь Хаҗиев һәм башка кунаклар да теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International