Мәшһүр җырчысы Илһам ага Шакировны зурлап, аны ихлас хөрмәтләү йөзеннән, туган авылы Яңа Бүләктә чишмә төзекләндерелде, аңа якташыбызның исеме бирелде

2013 елның 20 сентябре, җомга

Яңа Бүләк авылында зур вакыйга булды. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Республикабызның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, легендар якташыбыз , мәшһүр җырчысы Илһам ага Шакировны зурлап, аны ихлас хөрмәтләү йөзеннән, туган авылында чишмәне төзекләндереп, аңа якташыбызның исеме бирелде. Чишмәне ачу тантанасы бик матур узды, анда мәртәбәле кунаклар катнашты: Татарстанның халык язучылары Гәрәй Рәхим , Марсель Галиевны, «Мәйдан» журналы редакторы Вахит , район башлыгы Васил Хаҗиев ,«Агрокөч төркеме» ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илдар Гыймадиев, авыл халкы, тирә- күрше авылдан килгән кунаклар.

“Әлеге көн тарихка кереп калачак. Шундый олы чарада – яңа чишмәбез ачылу тантанасына Илһам ага Шакировның да кайтуы – үзенә күрә бер сөенеч. «Илһам» чишмәсен төзүдә булышлык күрсәткән һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Бу эш иганәчеләрдән, төзүчеләрдән башка барып чыкмас иде”, – диде район башлыгы Вәсил Хаҗиев  һәм   рәхмәт сүзләрен әйтеп, ул матди ярдәм күрсәткән өчен иң беренчеләрдән булып «Агрокөч төркеме» ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илдар Гыймадиевны бүләкләде.

 И. Шакировның иҗат йортына  тантаналы төстә  яшь гаилә – Зариповлар гаиләсенең   язылышу күренеше, Илһам аганың  узенең язмаларына кушылып җырлап җибәрүе,  Чишмә чау тантанасы ,чишмә суыннан авыз итүләр, татар халкының күркәм йоласы: авылга яшь килен төшә  күренешләрен яңарту - бәйрәмгә   җыелган халык, авылдашлар  күңелендә якты ичтәлек булып озак сакланыр.

(Бәйрәм тантанасының тулы язмасын “Якты юл” газетасы битләреннән укый аласыз)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International