Татарстанда кар, бозлавык һәм 1 градуска кадәр җылы булачак

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Бүген, 19 декабрьдә, Татарстанда көнбатыштан «Ваня» циклоны килгәч урнашкан җылы һәм дымлы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республикада аз гына кар явачак, Казанда явым-төшем булмый, диярлек.

Төбәк территориясендә, шул исәптән ТР башкаласында да, иртән бозлавык көтелә. Көньяк-көнбатыш һәм көнбатыш җилләре 6-11 м/с көч белән фаразлана. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Татарстанда һава температурасы тәүлекнең якты вакытында -4 дән +1 градуска кадәр (Казанда -1 дән +1 градуска кадәр) тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International