Татарстанда кабат температура +4 градуска кадәр күтәрелү, җепшек кар һәм яңгыр көтелә

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Пәнҗешәмбе, 21 декабрьдә, Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр фаразлана. Көн болытлы булачак, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Томан төшүе көтелә, төнлә һәм иртән бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Синоптиклар шулай ук көчле җил хакында кисәтте: төнлә аның тизлеге урыны белән секундына 14 метрга, ә иртән һәм көндез 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -2..+1 градус, көндез +1..+4 градус тәшкил итәчәк.

Фото: ачык чыганаклардан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International