Татарстанда җепшек кар, яңгыр, бозлавык һәм кабат +4 градуска кадәр җылылык көтелә

2023 елның 22 декабре, җомга

Бүген, 22 декабрьдә, Татарстанда дымлы һәм болытлы һава торышы саклана, һава температурасы югары булып кала. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы була. Көндез төбәктә, шулай ук Казанда да җепшек кар һәм яңгыр көтелә. Иртән урыны белән томан төшәргә, бозлавык хасил булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 мектр тизлектә, кайвакыт 15-17 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Юлларда бозлавык булачак.

Татарстанда көндез һава температурасы 0..+4 градус, Казанда +1..+3 градус көтелә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, циклон йогынтысында республикада ялларга кадәр аномаль җылы һава торышы саклана. 2014 елдан соң Казанда кичә яңа температура рекорды куелды.

 

Фото: ачык чыганаклардан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International