Аппарат киңәшмәсендә Тукай үзәк район хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары - Хәйсәнов Алмаз Гомәр улын тәкъдим иттеләр. Алмаз Хәйсәнов 2013 елда Оренбург медицина академиясен, «Лечебное дело» белгечлеге буенча, 2014 елда «Анестезиология-реанимация» белгечлеге буенча интернатура тәмамлаган. 2014 елда Оренбург өлкәсенең "Төньяк район хастаханәсендә" хезмәт эшчәнлеген башлаган. 2015 елда медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, 2021 елда "Төньяк РБ" ДБУЗ баш табибы булып эшләгән.