Татарстан Республикасы территориясендә Шторм кисәтүе

2024 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның 4 гыйнварыннан 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18..-25°, бу нормадан 9-17 градуска түбәнрәк. 4 гыйнварда төнлә һәм көндез -18..-23°, ТР көнчыгышында -11..-16°;. 5-6 гыйнварда төнлә һәм иртән -23..-28°, 6 гыйнварда урыны белән -34°гакадәр түбәнәя, көндез -18..-24°. 7-9 гыйнварда, алдан фараз буенча, төнлә -19..-24°, урыны белән аязганда -30°гәкадәр, көндез -13.-18°. Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International