Ярминкәләр атна саен , ноябрь ахырынача булачак

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Сарман тракты базар мәйданында   Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм көндәлек кулланудагы  товарланы сату буенча   ярминкә оештырды, моның өчен барлык шартларда булдырылды.

Анда авыл хуҗалыгы һәм көндәлек кулланудагы товарлар күпләп сатылды. Районның товар җитештерүчеләре, барлык формадагы милекчеләре, сәүдә оешмалары һәм шәхси хуҗалыклар Чаллы халкына үзләренең товарларын тәгъдим иттеләр.

Тукай азыке- төлек корпорациясе -бодай ,арпа, арыш;    «Алмаз» АХП-ит;  “Просто молоко “ компаниясе -20 төрдәге сөт продукцияләре,  ашлык продуктлары комбинаты- ярмалар; ООО «Челны-Бройлер»-10 төрле    ассортименттагы тавык ите,район кулланучылар җәмгыяте-  үзе пешергән ипи саттылар.
 Тләнче Тамактан Венера Артемьевна ,Татарстан поселогыннан   Овчинниковлар,,Кузкәй авылыннан  Гәрәевлар ,Сәмәкәйдән Комиссаровиз,Дөреш авыл  җирлегеннә килгән райондашлар үзләре үстергән,җитештергән әйберләрне халыкка җиткерделәр

 Фермер Касакин алып килгән сөт - ярты сәгать эчендә сатылып бетте.
Халык ярминкәдән күтәренке күңел белән таралды.Ярминкәләр атна саен , ноябрь ахырынача булачак -дип белдерле Р.Т. Гизатуллина,район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International