Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү рәвешендә өстәмә социаль ярдәм чарасы кертелде.
Түләүне 2023 елның31 декабреннән хәрби комиссариатларда яки Татарстан Республикасында дислокацияләнгән хәрби частьләрдә чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегән яки мобилизация буенча чакырылучылар ала алачак.
Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан имзаланган Указ агымдагы елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.
Документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган https://pravo.tatarstan.ru/president/ukaz.htm?npa_id=1346801
Фото: ачык чыганаклардан.