90 яшьлек юбилее белән районыбызда яшәүче Исмәгыйлева Саимә Шамил кызын котладылар

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Юбилярны котларга һәм аңа истәлекле бүләк тапшырырга Новотроицк авыл җирлеге башлыгы Дамира Габделхәйева һәм район ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәзеева килде. Саимә Шамил кызы кунакларны ачык йөз белән каршы алды, котлаулары һәм бүләкләре өчен рәхмәт белдерде. Саимә Шамил кызы 25 ел Чистай сөт комбинатында эшләгән. Аннары алар гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күченәләр. Бүген Саимә апа балалары һәм оныклары белән Суровка авылында яши. Без дә котлауларга кушылабыз һәм юбилярга озын гомер, шатлык һәм мөмкин кадәр күбрәк бәхетле көннәр телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International