Респиратор инфекцияләр таралу чорында социаль дистанцияне саклау бик мөһим. Ләкин, якыннарыгыз һәм үзегез авырмасагыз, онытмагыз, кочаклау иммунитетны күтәрергә, стресс дәрәҗәсен киметергә, ярдәм, мәхәббәт һәм куркынычсызлык тоярга ярдәм итә.
Кочаклашу:
1. Стрессны бетерә. Кочаклашу вакытында окситоцин, дофамин һәм серотонин гормоннары чыгарыла, алар рәхәтлек, куркынычсызлык һәм ышаныч хисе формалаштыруга ярдәм итә. Экспериментлар күрсәткәнчә, стрессны киметү өчен бер кочаклау 5-10 секундтан да ким булмаска тиеш, ә бер минут тирәсе яхшырак.
2. Иммун системасын ныгыта. Стресс дәрәҗәсе кимү аркасында, организмның иммун системасы активрак эшли.
3. Йөрәк өчен файдалы. Йөрәк тибешен һәм басымны киметә.
4. Физик авыртуны киметәләр. Мускулларны ял итү һәм кан әйләнешен яхшырту аша.
5. Йокыны яхшырта. Кочаклашу дофамин бүлеп чыгаруга ярдәм итә, нәтиҗәдә мускуллар ял итә. Шулай итеп, кочаклау йокысызлыкны җиңәргә булыша ала.
6. Ялгызлык хисен киметергә һәм үз-үзеңне хөрмәт итәргә мөмкин. Галимнәр кочаклау, башка чаралар арасында, депрессияне киметергә ярдәм итә дип саныйлар.
7. Балаларның гармонияле үсешенә ярдәм итәләр. Ешрак кочаклашкан балалар азрак авырый һәм югары эмоциональ һәм интеллектуаль үсешкә ия.
8. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыта. Кешеләр туганнарын кочаклап алырга күнеккән гаиләләр күпкә гармониялерәк, бердәмрәк, катлаулы гаилә ситуацияләрен җиңәргә сәләтле.
Гомумән, галимнәр кочаклашу артык була алмый диләр!
Фото: ачык чыганаклардан.