Районның" Балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2013" .

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Районда " Балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2013" дигән бәйгесеузды.. Анда  район мәктәп укытучылары,эчке эшләр бүлгее хезмәткәре,социаль хезмәт күрсәтүче учреждениесе  белгечләре катнаштылар.

Җәмәгать тәрбиячесе кем ул?  Ул- балигъ булмаган балалар комиссиясендә исәптә торучы, авыр тәрбиягә бирелүче яшүсмерләргә  шефлык итә,аларны күзәтә,гаиләләрендә була,укуы ,класстан –тыш эшләрдә ничек катнашуы  белән кызыксына ,үсеп килүче яшь буын язмышына битараф  калмый,аңа ярдәм итәргә тырыша.

Бәйгедә һәр җәмәгать тәрбиячесе слайдлар ярдәмендә үзе, гаиләсе, эше, яраткан шөгыле белән кыскача гына таныштырып, тәрбиягә беркетелгән яшүсмер һәм аның гаиләсе белән ничек аралашулары, аларны хезмәт, шөгыль белән кызыксындыра алулары турында тәфсилләп портфолио тутырды.  Бәйгедә Круглое Поле мәктәбеннән Ананьева Роза Александровна җиңүче булды һәм аның эше республика күләм бәйгедщ катнашырга лаек дип табылды.  Иҗади унышлар яусын Сезгә-Роза Александровна! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International