Биклән мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Салават Шәйдуллин “Татарстанның бадминтон өметләре” республика ярышларының I этабында парлы разрядта өченче урынны яулады. Салават бадминтон секциясендә өченче ел шөгыльләнә, максатка ирешүдә зур тырышлык күрсәтә. Ул уку һәм спорт отличнигы. Бадминтончыга ярышларның дүрт этабын да уңышлы узуын телибез.