Татарстанда һава температурасының -28 градуска кадәр төшүе һәм томан көтелә

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Алдагы 10 көндә Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 6 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге кисәтә.

11 февральдән 20 февральгә кадәр Татарстан Республикасы буенча температура нормасы -11 градус тәшкил итә, Казан буенча — 10 градус.

Бүген төбәктә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә -28 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Көндез -10дан -15 градуска кадәр, урыны белән бераз кар явачак. Һава торышы болытлы, аязучан булачак. Урыны белән 13 м/с кадәр җил фаразлана, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International