Бүген Яңа бистә Мәдәният йортында финалда 9 команда катнашты. Уен күңелле һәм кызыклы узды. Уен нәтиҗәләре буенча Иске Абдул мәктәбенең “Фаербол” командасы 1 урынга, Түбән Суыксуның “Суыксу” командасы 2 урынга, Биклән мәктәбенең “Борыч орлыклары” командасы 3 урынга лаек булды. Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләделәр: «Иң яхшы актер» - Әмир Шәйдуллин (Кузкәй урта мәктәбе), "Иң яхшы актриса" Мәдинә Шакирова (Круглое поле урта мәктәбе), "Имче карчык" шаяруы белән "Иң яхшы шаярту" (Мәләкәс урта мәктәбе). Район башлыгы Фаил Камаев КВН уеннарында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлады һәм бүләкләр тапшырды.