Татарстанга Себер антициклоны килү сәбәпле, якындагы көннәрдә һава шартлары үзгәрәчәк. Татарстан Гидрометеорология үзәге шундый фараз бирә.
Атмосфера басымы арту явым-төшемнәрнең туктавына китерә, гәрчә 20 февральдә төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар явачак әле. Һава торышы тыныч булачак. Республикада урыны белән томан төшәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -9..-14 градус (аязганда -18 градуска кадәр), ә көндезге сәгатьләрдә -5..-10 градус тәшкил итә.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 21 һәм 22 февральдә, төбәк территориясендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшү ихтимал. Төнлә температура -13..-18 градус (аязганда -23 градуска кадәр), көндез -7..-12 градус фаразлана.
23 һәм 24 февральдә җомга һәм шимбә көннәрендә явым-төшем ихтималы аз. Төнге сәгатьләрдә температура фоны әллә ни үзгәрми (-13..-18 градус, аязганда -23 градуска кадәр). 23 февральдә көндезге сәгатьләрдә -6..-11 градус, 24 февральдә -4..-9 градус булыр дип көтелә.
Антициклон Татарстан территориясеннән элек республикага буран һәм көчле кар китергән циклонны кысрыклап чыгарачак. Февраль башыннан Казанда айлык норманың 110 проценты кадәр кар яуган инде.
Фото: ачык чыганаклардан.