Игенче авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гәйнетдинова Нәсимә әби Зәкиевна 100 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Ветераннар Советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева һәм Калмаш авыл җирлеге башлыгы Фердинат Шәвәлиев килделәр.
.jpg)
Рөстәм Закиров Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырды. Алдагы көндә дә гаиләсенең күрке, районның ихтирамлы кешесе булып яшәвен теләде.
Юбилеегыз белән, хәрмәтле ветеран.