Гаилә белән чаңгыга басарга шәп мөмкинлек

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

 

23 февральдә Яңа бистәдә чаңгы ярышлары узачак. Гонкалар ике этапта узачак: 1 этап: җитәкчеләр, авыл җирлеге башлыклары - 3 км дистанция. 2 этап: гаилә эстафетасы: 1 этап - 12 яшькә кадәрге бала - 1км дистанция. 2 этап - әни - 3км дистанция. 3 этап - әти - 3км дистанция.

Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә барган Гаилә елы уңаеннан гаилә белән катнашып, бергә старттан кузгалу мөмкинлеге булачак. Мондый төрдә катнашу өчен 1-3 километр күләмендә дистанция билгеләнгән. Символик араны гаилә белән үтү дә ифрат күңелле ял гына. 

Барыгызны да чаңгы ярышларында көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International