2024 елның февралендә Алабуга шәһәренең «Йолдызлык» 40 нчы балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе - 2024» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Конкурста Яр Чаллы, Тукай, Алабуга районнарының муниципаль этаплары җиңүчеләре һәм призерлары катнашты. Безнең районнан Сейфуллина Хәмидә Медхәт кызы (Түбән Суыксу авылы “Ак каен” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе), “Туган тел белән тәрбия һәм укыту” номинациясендә Салахова Алия Әлнур кызы (“Лэйсэн” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе Калмаш авылы). Тәрбиячеләр балалар белән ачык дәресләр күрсәттеләр, "Минем педагогик табыш" презентацияләрен тәкъдим иттеләр.