ТАТАРСТАНДА МОБИЛИЗАЦИЯЛӘНГӘН ГАИЛӘЛӘР СОЦИАЛЬ ФОНД ЯРДӘМЕН АЛА

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

атарстанда мобилизацияләнгән гаиләләр социаль Фонд ярдәмен ала Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашучыларга түләүләрне рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәләр Свода катнашучылар, шулай ук аларның гаиләләре Россия Социаль фонды линиясе буенча берничә түләүгә хокуклы. Социаль ярдәм чараларын рәсмиләштергәндә аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә. 2023 елда Татарстанның социаль фонды һәм «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк бүлеге арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. "Хезмәттәшлек кысаларында төбәк бүлеге белгечләре гражданнарга тиешле түләүләр һәм ташламалар турында консультацияләр бирәләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының таныклыкларын рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. Уртак эшнең мондый форматы мобилизацияләнгәннәргә, иреклеләргә һәм аларның гаиләләренә дәүләт хезмәтләрен рәсмиләштерү процессын тизләтергә мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин. ОСФР сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирә. Алар хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие алырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International