15 февраль көнне Әҗмәкәй авылының “Миләшкәй” балалар бакчасында “Татар малае -2024”, “Татар кызы -2024” бәйгесенең финалы узды. Бу конкурс яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә, Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү, эстетик тәрбия, конкурста катнашучыларның башкару осталыгын арттыру максатыннан үткәрелде. Муниципаль этапта 6 яшьтән 7 яшькә кадәрге 21 катнашучы көч сынашты. Финалга 7 укучы чыкты, шулардан 3 малай һәм 4 кыз. Конкурс берничә этаптан торды. Барлык катнашучылар да төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнделәр!