Районның иң төз атучылар

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

22 февральдә Яңа бистәсенең спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ату спорты буенча район беренчелеге һәм чемпионаты узды. Атыш буенча нормативлар ГТО зачетына кергән. Ярышларда 21 гомуми белем бирү мәктәбеннән, 22 авыл җирлегеннән һәм 8 районнан барлыгы 230 кеше катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча, гомуми белем бирү мәктәпләре арасында: 1 урынны Иске Абдул мәктәбе яулады, 2 урын - Бурдин мәктәбе, 3 урын - Сәмәкәй мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International