Язгы кыр эшләренә әзерлек үрнәге белән таныштылар

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләр, хуҗалык һәм КФХ җитәкчеләре район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә "Сәйдәшев исемендәге" җитештерү предприятиесе ҖЧҖе»нә җыелып сәйдәшлеләрнең язгы кыр эшләренә әзерлек үрнәге белән таныштылар. Аграрийлар алдында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов һәм бүлек башлыклары, Россельхозцентр белгечләре чыгыш ясады. Алар аграрийларга язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгу буенча төпле киңәшләрен бирделәр.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International