Патриотик тәрбия максатларында Яңа бистәсендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган кышкы полиотлон буенча район беренчелеге узды. Ярышларда районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 89 кешедән торган 20 команда катнашты. Катнашучылар ГТО исәбенә кергән спортның түбәндәге төрләре буенча ярыштылар. Шәхси зачетта урыннар түбәндәгечә: егетләр арасында: 1 урын - Абдуллин Ренат (Яңа бистәсе), 2 урын - Ризатдинов Иршат (Яңа бистәсе), 3 урын – Зарипов Илгам (Мусабай завод авылы). Кызлар арасында: 1 урын - Вәлиуллина Ләйлә (Яңа бистәсе), 2 урын - Мингалимова Айша (Калмаш авылы), 3 урын - Сабирова Камилә (Яңа бистәсе). Команда нәтиҗәләре: 1 урын - Яңа бистә урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 урын - Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе.