Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров катнашында, 2023 елда урман территориясендә янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонын узу һәм 2024 елга бурычлар буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. "Алабуга урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев урманчылыкның 2023 елдагы эш йомгаклары һәм район территориясендә 2024 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек турында сөйләде.