Малтабар – хәләл көчләре белән бәрәкәтле мал табучылар авылы. Авыл халкының тырышлыгы белән Малтабар күгендә яңа ачылган мәчет манарасыннан мөкатдәс азан яңгырый. Рамазан ае алдыннан Малтабарда мәчет ачылу – нур өстенә нур булды.
Мәчет ачылу тантанасына район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән, тирә-як авыллардагы мәчет имамнары, район башлыгы Фаил Камаев килде. Авылдашларының олы шатлыгын уртаклашырга еракларда яшәүче малтабарлылар да кайткан иде.