Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры китерә, республика территориясендә дәүләт ярдәме белән ипотека кредиты программасының гамәлдә булуын анализлап (2020 елның маенда)
Шул вакыт аралыгында Татарстанда 36 170 ипотека теркәлгән, шуларның 1805 е быел. Ташламалы ипотека дәүләт программасын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә дәүләт теркәвенә алуга кагылышлы гаризаларның күпчелек өлеше төзелештә өлешле катнашу шартнамәләренә - 30 158 туры килә, алга таба сату-алу килешүләре - 4 207 һәм таләп итү хокукын бирү турындагы килешү - 1 764.
"Яңа төзелешләргә дәүләт ярдәме белән ипотека күчемсез милек базарында иң популяр дәүләт программасы булып тора. Аны 2020 елда эшләтеп җибәрделәр һәм инде берничә тапкыр озайттылар. Агымдагы елда ике ай эчендә - гыйнвар һәм февраль айларында - безнең ведомство тарафыннан 1800 ташламалы ипотека теркәлгән. Бер ел элек шундый ук вакыт эчендә 1300 шундый ипотека теркәлгән иде. Димәк, үсеш 38 % чамасы тәшкил итте», - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.