Татарстан эшмәкәрләрен Тәэмин итүче көненә чакыралар

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2024 елның 14 мартында Чаллы шәһәренең ИТ-паркында Тәэмин итүче көне узачак. Эшмәкәрләр диалог форматында «ХАИР» ҖЧҖ (HAIER бренды), «ГОРЭЛТЕХ заводы» ҖЧҖ, «Казанькомпрессормаш» АҖ һәм «КАМАЗ» ААҖ эре заводларының сатып алу процедуралары турында барысын да беләчәк.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Татарстан Республикасы кластер үсеше һәм проект идарәсе үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән уртак булган эре һәм кече бизнесны очраштыру инициативасы предприятиеләр арасындагы диалогта конструктив алым индикаторы булып тора һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектының МСП субъектларының сату базарларын киңәйтү һәм кооперацион элемтәләрне үстерү максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International