Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында «маркетплейсларда эшләү буенча квалификацияне арттыру» бушлай хезмәтенә гаризалар кабул итүне дәвам итә. Хезмәт күрсәтүне Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлеген алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында тулырак «Мой бизнес» үзәге номеры буенча белергә була: 8(843)524-90-90 яисә «Минем бизнес | Республика Татарстан» телеграмма-каналында (https://t.me/dom_pred_fpp_rt)