Бүген Тукай районында 44 сайлау участогы эшли. Калмаш авыл җирлегендә 2636 нчы участогында Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Әхмәтнәҗип улы Әхмәтнәҗипов тавыш бирде.
Ул 1926 елның 19 гыйнварында Калмаш авылында туган. Армиягә 1943 елның ноябрендә чакырыла. 252 ату полкы составында Япония белән сугышларда катнашкан. Шәүкәт Әхмәтнәҗипов Жуков медале, "Японияне җиңгән өчен", Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән.