Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан муниципаль район башлыгы котлавы

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә – сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда ил куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде. Районыбызда 37 меңнән артык кеше яши, шуларның 11 меңе – өлкәннәр. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ветераннарыбызны ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән җылыту, аларга рухи таяныч булу – безнең бурычыбыз.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезнең һәрберегез авыр, сикәлтәле һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, балаларыгызны, оныкларыгызны хезмәт сөючән итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Безнең буын да сезгә карап, сездән үрнәк алып үсте. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне хезмәткә биреп, әле бүген дә безне акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Сез – безнең төп таянычыбыз, сезнең бай тормыш тәҗрибәгез безгә бик кирәк.

Яңа туасы һәр көнегез ныклы сәламәтлектә, якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, яшәү көче күп елларга сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын!


Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International