Иртәгәдән мәктәпләрдә язгы каникул башланачак. Кояшлы матур көннәрдә балалар урамда, елга буйларында уйнарга ярата. Уен белән мавыгып боз өстенә дә керергә мөмкиннәр. Ә бу бүген гаять куркыныч. Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, диләр бит. Шуңа күрә бу хакта балаларга яхшылап аңлатырга, бозның чыдамсыз булуы хакында кат-кат кисәтергә кирәк.
Бу хакта районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе дә искәртә.
Шулай ук юл йөрү һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кат-кат исәртеп тору да комачау итмәс. Яллар күңелле, фаҗигаләрсез узсын.
Балаларның язгы каникуллары 2 апрель көненә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: ачык чыганаклардан..