Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрүгә әзерлек буенча комиссия утырышы узды

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Тукай  муниципаль районында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрүгә әзерлек буенча комиссия утырышы узды. Аны муниципаль район Вәсил Хаҗиев алып барды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнашты һәм чыгыш ясады. Комиссия әгъзалары районда “Ветераннар турында” федераль законның үтәлеше ,аларның тормыш–көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән эшләр , Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чаралары планы турында фикер алыштылар.
 Азат Хаммаев үзенең чыгышында Тукай  районында ветераннар белән эшләүгә һәрвакыт зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International