Шахматта акыл көче кирәк

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

 

  Ел саен уздырылучы әлеге шахмат турнирының әлеге этабы  тәмамланды. Анда районның барлык балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5­7 яшьлек сабыйлар зи рәк лектә көч сынашты. Аларның һәм мәсе дә җиңү яуларга тырышып, шах мат уенына бирелеп уйнады. Кечкенә спортчылар әлеге уенга карата булган җитди мөнәсәбәтләре, тиз уйлый белү сәләтләре, фи гураларның йөрешләрен алдан ук уйлап куюлары белән олыларны гаҗәпләндерделәр. Тур нир мәктәпкәчә балаларны интеллектуаль яктан үстерү мөм кин лекләренең берсе буларак, шахмат уенын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча һәр бакчадан финалга берешәр финалист узды. Әлеге балалар 27 мартта, Новотроицкое авылындагы «Ромашка» балалар бакчасында турнирның финал уеннарында катнашачак.

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International