Йолдызчыклар якты балкыды

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

 Яңа поселогының мәдәният йортында «Нәни йолдызлар» район балалар иҗаты конкурсының гала-концерты узды. Анда районның балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар үзләренең җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган осталыкларын күрсәттеләр.

Гадәттәгечә, гала­концертка килгән кунакларны мәдәният йорты фойесы күңелле гөрелдәү белән каршылады. Матурдан­матур сәхнә костюмнары кигән балалар остазлары, алар өчен җан атып торган әти­әниләре белән әрле­бирле йөреп, чара башланганчы соңгы әзерлек эшләре белән мәшгуль иделәр.

– Кызыбыз Ясминәгә 3 яшь. Балалар бакчасына әле йөри генә башлады. Шуңа да карамастан, авылыбызның «Әллүки» балалар бакчасы тәрбиячеләре әлеге бәйгедә катнашырга тәкъдим иттеләр. Без куанып ризалаштык һәм аларның яр дәме белән айдан артык конкурска әзерләндек. Бик зур рәхмәт тәрбиячеләребезгә: шигырен дә үзләре таптылар, кызыбыз белән өйрәнделәр. Баламның чыгышын түземсезләнеп көтәм инде, – дип дулкынлануын яшермәде бәйгенең Биклән авылыннан килгән иң кечкенә катнашучысы Ясминә Рябаяның әнисе Альбина.

«Сәләтләрен үстерергә кирәк»

Инде гала­концертка да күчик. Аны ачып җибәргәннән соң, сәхнә түренә бер­бер артлы җыр, бию, нәфис сүз ише концерт номерлары белән берсеннән­берсе мөләем, сәләт ле балалар чыга башлыды. Алар арасыннан кемне дә булса аерып чыгу мөмкин түгел иде. Чөнки һәр чыгышта са быйларның, остазларының ты рышлыклары күренә, һәр номер үзенчәлекле булды. Аннары, кечкенә артистлар сабыйларга гына хас самимилыклары, үзләрен сәхнәдә кызык тотулары белән тамаша залында утыручыларны яраттырып көлдерде дә, аларга елмаю һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Гала­концерт әнә шундый җылы, дустанә мохиттә баргангамы – бер сулышта, бик тиз узып китте.

Аннары, сәхнәгә район башлыгы Фаил Камаев күтәрелде.

– Сезнең һәммәгезне дә «Нәни йолдызлар» гала­концертында күрүебезгә бик шатбыз. Нәни артистларыбызны бәйрәмгә әзерләгән тәрбиячеләргә, осталарга бик зур рәхмәт. Аерым рәхмәт сүзләрен ата­аналарга да әйтәсе килә. Чөнки мөгаллимнәрнең, мәдәният учакларында эшләүче ләрнең идеялары ата­аналар ярдәменнән башка гына тормышка аша алмый. Ул сәхнә костюмнарына гына игътибар итегез әле – искиткеч матур, карап туя алмаслык. Аларны тегү өчен дә әти­әниләрдән матди ярдәм кирәк. Төрле бәйгеләрдә катнашырга дип башка районнарга, шәһәрләргә барырга туры килгәндә дә, әти­әниләр юл белән бәйле мәсьәләләрне чишә. Инде артистларның үзләренә килгәндә, безнең районда сәләтле балалар, яшьләр бар. Аларны бары тик күрә белергә, сәләтләрен үстерергә, сәхнә серләренә өйрәтергә генә кирәк, – диде ул.

  

 

 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International