Шахмат уены белән шө гыльләнүче балалар өчен Новотроицкое авылының балалар бакчасы чын мәгънәсендә могҗизалар иленә әверелде. 27 март көнне биредә «Кечкенә шахматист» турнирының финал уеннары үтте.
Шахмат уенында булган осталыкларын күрсәтү, көч сынашу өчен «Ромашка» балалар бакчасына районның төрле җирлекләреннән тәрбиячеләре, әти-әниләре белән 20 сабый килде. Иң элек, уен алдыннан балалар бакчасының актлар залында финал уеннарында катнашучылар белән танышу үткәрделәр.
Җирәбәдән соң, балалар шахмат зонасына үттеләр. Монда аларны жюри әгъзалары көтеп, уен барышын күзәтеп, уен регламентын бозулар хакында жюри рәисе булган Гөлия Мөтәһировага – Бәтке авылының башлангыч сыйныф укытучысына хәбәр итеп торды. Педагоглар командасы эшен исә турнирның баш хөкемдары Резида Гәрәева җитәкләде. Ярышларда катнашучылар әле кечкенә булсалар да, финал уеннары менә шулай бик җитди узды.
Ниһаять, түземсезләнеп көтелгән мизгелләр дә килеп җитте. Турнирда җиңүчеләрнең исемнәрен атый башладылар. Нәтиҗәләр буенча беренче урынны Сәмәкәй авылыннан Реналь Вәҗиев яулады. Икенче урынны Түбән Суыксу авылыннан Камил Шәрифуллин, өченче урынны Әҗмәкәйдән Азамат Әнвәров алды. Азаматка бераз гына бирешеп, дүртенче урынга Новотроицкоедан Таһир Рәфиков калды. Ул үзе йөргән «Ромашка» балалар бакчасыннан җиңүгә омтылышы өчен өстәмә бүләк алды.
Ярышларда катнашучы балаларның һәркайсы бу көнне бүләкле һәм грамоталы булды. Аларның йөзендә бәхет чаткылары балкый иде. Шахматларда, башка спорт төрендәге кебек үк җиңелүчеләр булмады. Әлеге турнир алар өчен яңа җиңүләргә, уңышларга этәргеч булсын.
.jpg)