Татарстанда 1 апрельдән чистарту ике айлыгы башланды. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Кыскасы, тиздән кулга тырма, себерке алып, өмәгә чыгар чак җитә. Һәркем үзе яшәгән җирне чүптән арындыра ала. Шуңа битараф булмаган һәр кешене өмәгә чакыра.