«Чал чәчләр – горурлык билгесе» исемле тематик концерт оештырылды

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдә кнәзлеләр Өлкәннәр көнен бәйрәм итте. Әлеге чарага алар мәдәният йортына җыелды. Һәр ел саен ветераннарга яңа программа әзерләргә тырышалар биредә. Бу юлы алар өчен «Чал чәчләр – горурлык билгесе» исемле тематик концерт оештырылган.

Мәдәният йортына халык искиткеч күп җыелган иде. Клуб хезмәткәрләре әби-бабайларны кайнар чәй һәм коймак белән каршы алып торды. Чараны Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова ачып җибәрде. Шулай ук  ветераннар советы рәисе Александр Волков, мәктәп директоры Люция Сәлаховалар өлкәннәргә яшьләрне тәрбияләүгә үз өлешләрен керткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр. «Лебедушка» балалар бакчасы нәниләре шаян бию башкарды. Концерт тәмамлану белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы, «Кама-Бекон» җәмгыяте, «Алмаз» хуҗалыгы җитәкчеләре өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International