Республикада яшәүчеләрне гамәлдәге тарифлар турында тынычландыру максатында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2023 елда «Татарстан тарифлары»телеграмма-ботын проектлаган. Электрон ярдәмче регулятор органына шәхси мөрәҗәгать итмичә тарифлар турында актуаль һәм ышанычлы мәгълүматка реаль вакыт режимында керү мөмкинлеген бирә, кызыксындырган мәгълүматны тиз табарга, шулай ук регулятор белән республика халкы арасында үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә. Чат-боттагы мәгълүмат гамәлдәге бәяләр (тарифлар)расланган яки төзәтелгән саен даими рәвештә яңартыла.