Бүләк итик күңел җылысын

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган   бәйрәмгә элеккеге елларда  хакимияттә эшләгән  , хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы, хезмәткәрләр кунакка килде . Хезмәткәр арасында  халык белән күп еллар ,буе  кулга-кул тытынып эшләгән ,олы хөрмәткә лаек ветераннарыбыз бар. Барлык   хезмәтчәннәрен, ветераннарны   бәйрәме   белән чын күңелдән Тукай  муниципаль   район башлыгы  Вәсил Гариф улы Хаҗиев,  Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат  Киям улы  Хамаев , агросәнәгать комлексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе Гомәр Гайнулла улы Хәйруллин,ветераннар Советы председателе Гөлфидә Рауф кызы Гиниятуллина    котладылар. Ә безнең  өлкәннәрез- җырладылар, биеделәр, үткәннәрне барладылар,истәлекле хәтирәләре белән уртаклаштылар. Сөйләшү чәй өстәле артында барды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International