1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш башланды. Ил буенча 150 мең егет Кораллы Көчләр сафларына алыначак, шуларның 4 меңе - Татарстаннан. Барлыгы исә чакырылыш комиссияләренә республикабыздан 20 мең кеше килеп күренергә тиеш.
Бу юлы хәрби комиссариатка районнан 32 егетне армиягә җибәрү бурычы куелган. Әлеге мәгълүматны хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район хәрби комиссары Рәис Юнысов җиткерде. Бүген авыл җирлекләрендә армиягә бару яшендәге 292 ир-егет исәпләнә. Узган язгы чакырылышта исә 30 егетне хәрби хезмәткә чакыру бурычы куелган булган. Ул вакытта план 133 процентка үтәлеп, армия сафларына 40 егет алынган.
Татарстан егетләре, гадәттәгечә, Үзәк, Көньяк, Көнбатыш хәрби округларда хезмәт итәчәкләр. Быелгы көздә 2700 урта һөнәри һәм югары белемле егетне хәрби хезмәткә алырга ниятлиләр.Менә инде алты ел дәвамында республикабыздан армиягә алынучы һәр егеткә кесә телефоны бүләк ителә. МТС компаниясе алар өчен махсус тариф планы да булдырган. “Ватанны саклаучы” тарифы кысаларында солдат ай саен бушлай 30 минут сөйләшә һәм 10 смс хәбәр җибәрә ала.Шулай ук ир-егетләргә армиягә чакырылучы комплекты, банк карталары тапшырыла. Банк карталарына ай саен 2000 сум акча күчерелә (ятимнәргә 3000). Шулай ук егетнең әти-әнисе дә акча сала ала. Бу хәрби хезмәткә алынучының тормышын җиңеләйтү максатыннан 2011 елда кертелгән яңалык.