Сәйдәшев ис. АХПда район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, авыл хуҗалыгы белгечләре, район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, фермерлары һәм умартачылары катнашында семинар узды. Семинар ике өлештән торды: беренчесе Иске Абдулово авылында техника паркында узды, икенчесе - фән эшлеклеләре катнашында мәдәният йортында дәвам итте..