Уен-көлке дулкынында

2024 елның 12 апреле, җомга

Бүген Яңа бистә мәдәният йортында район башлыгы Кубогына КВН уеннары узды. Уенда 6 команда катнашты: Тукай районы җыелма командасы, Иштирәк авыл җирлеге командасы "Текэ кызлар", Башкортостан Республикасы җыелма командасы, Алабуга, Чаллы шәһәрләреннән җыелма команда, "Чаллы-Бройлер" - "Коктейль. Юмор һәм көлке бәйрәменең мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Марат Әхмәтов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев булды. Кызыклы һәм мавыктыргыч ярышлар барышында "Коктейль" командасы өченче урынны яулады һәм 50 мең сум күләмендә диплом һәм акчалата бүләк алды, икенче урында "Текэ кызлар" командасы ( диплом, акчалата бүләк -75 мең сум). Абсолют җиңүче, район башлыгы кубогы иясе һәм 100 мең сумлык акчалата бүләк - Тукай районы җыелма командасы лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International