Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе 12 апрельдә кыр эшләренә әзерлек һәм авыл хуҗалыгы техникасының торышын тикшерде.
Комиссия районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлегенә яхшы бәя бирде.
"Кама" агрофирмасы кырларны эшкәртүгә һәм көзге культураларны тукландыруга кереште.
Хәерле сәгатьтә.