Ветеран белән очрашу

2024 елның 19 апреле, җомга

“Гиндукуш ” хәрби дан музеенда «Эзтабарлар» яшүсмерләр клубы проекты кысаларында Президент грантлары Фонды ярдәме белән сугыш хәрәкәтләре ветераны Жилин Михаил Владимирович белән очрашу узды. Михаил Владимирович кайнар нокталарда хезмәт иткән хәрби ветеран, Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан, егерме елдан артык Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсендә инженер - техник бүлегендә инспектор - кинолог булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Ләкин ул тик утырырга күнекмәгән, эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнә, Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре яшьләрен патриотик тәрбияләү буенча актив эш алып бара. Үзе укыган Татарстан поселогының мәктәп музее эшенә зур өлеш кертә, музейны реэкспозицияләү буенча зур эш башкара, елдан-ел аны музейның хәзерге образынан аерылгысыз һәм кыйммәтле экспонатлар белән тулыландыра, балалар белән очрашулар үткәрә, күчмә күргәзмәләр оештыра. Очрашуга ул Бөек Ватан сугышына, Әфганстандагы сугышка, Украинадагы махсус хәрби операциягә багышланган экспонатлар алып килгән. Алар- корал үрнәкләре, бронежилетлар, пулемет тасмасы белән коробка, йокы капчыгы, яраланганнарга беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен комплектланган даруханә, төрле калибрлы ату кораллары гильзалары, граната фрагментлары, артиллерия снарядлары һәм НАТО илләренең корал кисәкләре. Михаил Владимирович балаларга үзенең сугышчан һәм тормыш юлы турында сөйләде, көндез дә, төнлә дә хәрби әзерлектә булырга туры килүе турында әйтте. Чара барышында балалар Михаил Владимировичка үз сорауларын бирделәр. Чара ахырында истәлекле фотога төштеләр һәм геройга очрашу өчен рәхмәт белдерделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International