Биклән авылы халкы мәчет территориясендә өмә үткәрде. Өлкән буын тырышлыгы белән территория чүп-чардан, яфраклардан чистартылды һәм озак кыштан соң тәртипкә китерелде. Биклән авылындагы мәчет территориясендә оештырылган өмә ул гореф-гадәтләрне саклауның һәм дини изге урыннарга хөрмәтнең мөһимлеген күрсәтә. Хәзер мәчет территориясе чиста һәм пөхтә.