Өмә оештырдылар

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Мәләкәс авыл җирлегендә бу ял көннәрендә территорияләрне чистарту буенча зур өмә үткәрелде. Анда оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, җирле халык катнашты.

- Барысы да бергәләп кыш дәвамында җыелган чүп-чарны җыеп алдылар, офис янындагы агачларны агарттылар, яшь үсентеләр утырттылар. Халык өмә үткәрү турындагы чакыруга актив җавап бирде. Калинино һәм Яңа Җирекледә бу көнне авыл биләмәләрендә наратлар утыртырга гына түгел, ә зиратларны да җыештырырга өлгерделәр. Бу эшләрдән тыш волонтерлар җирле паркны яңарттылар. Менә шулай уртак тырышлык белән безнең авыллар матурлана һәм төзекләндерелә, – дип уртаклашты безнең белән авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International