Россиядә “Гаилә елы”на багышланган чаралар кысаларында Түбән Суыксу мәдәният йортында «Якынрак булыйк» дип аталган тренинг узды. Аны оештыручылар район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм район ЗАГСы иде. Анда Иштерәк, Борды, Түбән Суыксу авыл җирлекләреннән яшь гаиләләр катнашты. Башта Тукай районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина статистика мәгълүматлары белән уртаклашты, аерылышу сәбәпләре турында сөйләде.
– Кызганычка каршы, төп проблемааралашу, талашу, дөрес конфликтка керү, берберсен кабул итү, гафу үтенү сәләте булмау. Тренинг берберсен яраткан ике кешене якынайтуга юнәлдерелгән. Без үзебезне танып белү, психологик уеннар өчен тестлар оештырдык. Шуны аңлау мөһим: бер үк сорауга ират һәм хатынкыз еш кына бөтенләй башка төрле җавап бирәләр. Иратлар һәм хатынкызлар арасында төрле кыйммәтләр өстенлек ала. Әгәр көчле зат өчен ышаныч һәм тугрылык мөһим булса, хатын – кызлар өчен мәхәббәт. Күп конфликтларның сәбәбе – аралашуының булмавында. Көтелгән һәм чынбарлыкның туры килмәве өмет өзелүгә китерә. Тренингның төп мотивы – парларны үз өметләрен берберсе белән уртаклашырга өйрәтү, ират һәм хатынкыз берберсен ишетергә һәм тыңларга тиеш, дип белдерде тренингның төп тезисларын Эльвира Ринатовна. Әйтергә кирәк, өйрәнү формасы буларак тренинг сайлау очраклы түгел. Район ЗАГС бүлеге башлыгының югары психолог белеме дә бар. Әгәр дә белгечләр үзләре авыл җирлекләренә чыгып, яшь гаиләләр белән очрашканда, аралашуның мондый ысулы ныгып китсә, тренингларны башка авылларда да оештырырга планлаштыралар. Чара ахырында гаиләләр уку турында сертификатлар алдылар,